Эчтәлеккә күчү

OpenAI

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/OpenAI latin yazuında])
OpenAI
Тармак ЯИ
Нигезләнү датасы 8 декабрь 2015[1][2]
Логотип
Рәсми исем OpenAI Inc.[2]
Эшчәнлек өлкәсе ЯИ, машина өйрәнүе[d]
... хөрмәтенә аталган ачыклык[d] һәм ЯИ
Нигезләүче Илья Ефимович Суцкевер[d], Джон Шульман[d][3]
Башкарма мөдир Сэм Альтман[d]
Идарә әгъзалары Сэм Альтман[d][5]
Дәүләт  Америка Кушма Штатлары
Оештыру-хокук формасы Делавэр корпорациясе[d][6]
Тулаем активлары 19 976 363 $[7] һәм 18 795 584 $[7]
Тулаем чыгымнары 1 389 564 $
Гомуми керем 44 485 $[7] һәм 11 728 $[7]
Барлыкка килгән урыны Сан-Франциско
Бәйле оешмалар OpenAI OpCo[d]
Моның хуҗасы OpenAI Holdings[d]
Штаб-фатирының урнашуы Сан-Франциско, Калифорния, Америка Кушма Штатлары
Хезмәткәрләр саны 375 (23 гыйнвар 2023)[8]
Хаталар турында белдерү бите bugcrowd.com/openai(ингл.)
Рәсми веб-сайт openai.com(ингл.)
Рәсми блог openai.com/blog(ингл.)[9]
Рәсми форум community.openai.com(ингл.)[10]
Пожертвования 1611 $[7] һәм 3066 $[7]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 1 465 160 һәм 1 410 000 ± 9999[11]
Similarweb урыны 16[12]
Сервис статусы URL-ы status.openai.com(ингл.)
OpenAI Викиҗыентыкта

OpenAI — 2015 елның декабрендә Сан-Францискода штаб-фатиры белән нигезләнгән ясалма фәһем(ЯФ) өлкәсендә Америка фәнни-тикшеренү оешмасы. OpenAI составына Делавэр штатында теркәлгән коммерцияле булмаган оешма OpenAI, Inc һәм аның бүлендек коммерция ширкәте OpenAI Global, LLC керә. OpenAI үз алдына «имин һәм файдалы» көчле ЯФ коруны максат итеп куя, аны оешма «икътисади яктан иң кыйммәтле эшне башкаруда кешедән өстен булган югары мөстәкыйль системалар»дип билгели. Бу максатка ирешү өчен оешма берничә зур тел моделе, шул исәптән GPT-4 һәм ChatGPT, шулай ук Dall-E кебек сурәтләр ясау өчен модельләр булдырган. ChatGPT чыгарылышы ясалма фәһемгә киң кызыксыну уяткан дип санала, һәм, гомумән, аның эшләмәләр ЯФ язы чорына зур өлеш кертә. Элек ул ачык чыганаклы модельләр бастырган.

OpenAI коммерцияле булмаган оешмасы 2015 елның декабрендә нигезләнгән; аның рәисдәшләре Сэм Олтман һәм Илон Маск булган. Оешма һәм аның бүлендек коммерция ширкәтенә нигез салучылар һәм җитәкчеләре арасында ЯФ өлкәсендә эшләүче галимнәр һәм мөһәндисләр, шул исәптән Илья Суцкевер, Грег Брокман, Тревор Блэквелл, Андрей Карпатый һәм Войцех Заремба. Оешма Y Combinator, Amazon Web Services, Infosys, РИД Хоффман, Джессика Ливингстон һәм Питер Тиль кебек эре инвесторлардан венчур финанслау ала. Microsoft ширкәте 2023 елда шулай ук OpenAI’га 10 миллиард доллар инвестицияләгән.

2023 һәм 2024 елларда OpenAI авторлык хокукларын бозу турында күп санлы мәхкәмә эшләренә юлыккан. 2023 елның ноябрендә OpenAI мөдирләр шурасы Сэм Олтманны башкарма мөдир вазифасыннан азат итәргә булды. Бу карар инвесторларны һәм хезмәткәрләрны нык борчыды. Microsoft Олтманны яңа ЯФ-юнәлешнең җитәкчесе вазифасына кабул итәчәген хәбәр итә; OpenAI’да 770 хезмәткәрнең 738е оешмадан китәргә һәм Олтман артыннан барырга әзер булуларын белдереп ачык хатка кул куялар. Нәтиҗәдә, Олтман яңадан кайтарыла, ә мөдирләр шурасында үзгәрешләр ясала.

  • 5,0 5,1 https://wikidata.org/wiki/Track:Q22905923
  • https://apps.irs.gov/pub/epostcard/dl/FinalLetter_81-0861541_OPENAIINC_09012016_03.tif
  • 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 https://wikidata.org/wiki/Track:Q98384384
  • https://thestack.technology/microsoft-invests-in-openai/
  • OpenAI Blog
  • OpenAI API Community Forum
  • Интерфейс программирования приложения YouTube
  • https://linux.do
  • Чыганак — https://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=OpenAI&oldid=4164122

    Follow Lee on X/Twitter - Father, Husband, Serial builder creating AI, crypto, games & web tools. We are friends :) AI Will Come To Life!

    Check out: eBank.nz (Art Generator) | Netwrck.com (AI Tools) | Text-Generator.io (AI API) | BitBank.nz (Crypto AI) | ReadingTime (Kids Reading) | RewordGame | BigMultiplayerChess | WebFiddle | How.nz | Helix AI Assistant